Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада. эш сәфәрендә. Визиты кысаларында ул балалар һәм яшьләр өчен «Беренчеләр йорты» киңлегендә булды һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды. Республика Рәисен Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев озата йөрде. 

И.Х. Садыйков ис. "Беренчеләр йорты" элеккеге Балалар иҗаты сарае базасында ачканнар. Бина тулысынча ремонтланган. Түбә, фасад яңартылган, инженерлык челтәрләре ремонтланган, эчке бизәү эшләре башкарылган, тирә-як территория төзекләндерелгән. 

"Беренчеләр йорты" - яшь түбәнкамалыларга үз инициативаларын тормышка ашыру, иҗади потенциалын ачу, лидерлык сыйфатларын үстерү һәм социаль әһәмияткә ия эшчәнлектә катнашу мөмкинлеге бирә торган уникаль киңлек. "Беренчеләр йорты" өстәмә белем бирү системасын интеграцияләү һәм "Беренчеләр хәрәкәте" эшчәнлеге өчен мәйданчык булачак.

"Беренчеләр йорты" Түбән Кама үсешенә зур өлеш керткән Илдус Харис улы Садыйков (1932-2001) исемен йөртә. Аның җитәкчелегендә шәһәрдә предприятиеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре һ.б. төзелә. Татарстан Рәисен бинага керү юлында Илдус Харис улы Садыйковның оныгы Гөлнара каршы алды.

  Рөстәм Миңнеханов яңа киңлекнең төп урыннарын карады: театр студиясе, хореография залы, коворкинг, уен зонасы, арт-остаханә, тавыш яздыру студиясе, медиаүзәк, балалар һәм аларның остазлары белән аралашты. 

Рөстәм Миңнеханов яңа объектны югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, үсеп килүче буынның гармонияле үсеше өчен уңайлы шартлар формалаштыру - өстенлекле бурычларның берсе. "Бу бик мөһим һәм яхшы эш. Безнең киләчәгебез - яшьләр кулында. Балалар өчен мәктәптән соң бирегә килергә, яраткан эше белән шөгыльләнергә, спортмы ул, иҗатмы, яңа компетенцияләрне үстерергә теләү өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк. Монда тормыш кайнап торырга тиеш", - диде Татарстан Рәисе. 

Шулай ук визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия гамәлендә катнашты. 25 беренче сыйныф укучысы канцелярия товарлары тулы комплектлы мәктәп портфельләре алды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре