Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа автобус ачкычларын тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа автобус ачкычларын тапшырды.

Шулай итеп шәһәрнең җәмәгать транспорты паркына 15 яңа автобус өстәлде. Болар:
*метан ягулыгында эшләүче 10 автобус, 
*5 НефАЗ – шәһәр яны автобусы. 

Яңа автобуслар шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында эшләячәк. Аларны республика һәм федераль проектлар ярдәмендә ташламалы программалар буенча сатып алганнар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җәмәгать транспортын үстерү – бик мөһим бурыч. Автобусларны яңарту пассажирлар йөртүне уңайлыракка әйләндерәчәк.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев басым ясап әйткәнчә, сәнәгать шәһәренә экологиягә зыян китерми торган зур автобуслар аеруча кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре