VietJet Air – Вьетнамның иң зур лоукостеры, илнең беренче шәхси авиакомпаниясе. 2007 елда нигезләнгән. 20 илдән артык юнәлеш буенча 150 дән артык даими маршрутны үз эченә ала. Авиакомпания Казаньдан Вьетнамның популяр курортлары Дананг һәм Нячангка чартер рейслары башкара.
Нгуен Тхи Фыонг Тхао – 1992 елгы Плеханов университеты тәмамлаучысы.
«Сезне Казанда каршы алуыма шатмын, бу көннәрдә шәһәребез Россия – АСЕАН саммитын кабул итә, ул безнең ил белән әлеге оешма арасында элемтәләр урнашуга 35 ел тулуга багышланган. Республикабыз белән хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән кызыксынуыгыз өчен рәхмәт», – диде республика Рәисе.
Ул Россия-Вьетнам дустанә мөнәсәбәтләренең озак тарихы булуын ассызыклады. Татарстанның да Вьетнам партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар, яхшы сәүдә-икътисади элемтәләр урнаштырылган.
«Вьетнам Россия һәм, аерым алганда, татарстанлы туристлар арасында зур популярлыкка ия. Бизнес һәм туристлык элемтәләрен алга таба үстерүгә даими туры авиарейслар ачу ярдәм итәр иде. Вьетнам динамик үсә. Вьетнам бизнесы Россия базарында эшләүгә кызыксына. Безнең якта инвесторлар өчен яхшы шартлар тудырылган. Без хезмәттәшлегебезнең үсүенә шат булырбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Нгуен Тхи Фыонг Тхао Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Соңгы 10 елда без Россия белән сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү процессларында актив катнашабыз. Татарстан белән бизнес, мәдәни һәм гуманитар элемтәләребезне алга таба ныгыту өчен барлык шартларны тудырырга тырышырбыз», – дип билгеләп үтте ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез