Газетага язылу

Рөстәм Миңнехановка Чистай һәм Түбән Кама Епархиясенең яңа епискобын тәкъдим иттеләр

Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Чистай һәм Түбән Кама Епархиясенең яңа епискобы Филаретны тәкъдим иттеләр. Епископны Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл тәкъдим итте. 

Моңарчы епископ Филарет Скадовский һәм Алешкинский епархиясен җитәкләгән булган. Чистай һәм Түбән Кама Епархиясенең элеккеге епискобы Пахомий Новгород митрополиясенең Боровичский епархиясендә хезмәтен дәвам итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов епископ Филаретка хезмәтендә уңышлар теләде, күп милләтле һәм күп конфессияле республикада тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре