МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Җир уллары: маңгай тире тамган туфрак иң мул уңыш бирә...
Җир кешесе. Гади генә сүз тезмәсенә никадәр тирән мәгънә салынган. Олы хөрмәткә лаек хезмәт кешесенең эш-гамәлләрен, ризык җитештерүдә тоткан урынын нинди рәхмәт бизмәненә салып үлчәсәң дә, аз булыр, мөгаен. Кайсы гына тармакны алып карасак та, бөтен эшебез, тормышыбыз җиргә бәйле. Җирне хезмәт кешесе тәрбияли, җир исә үзен тәрбияләүченең хезмәтен данлы, мактаулы итә.
-
МӨҺИМ
Тансык тәме: «ВТ» журналисты искелек калдыгы дип саналган әйберләргә бәя артуны ачыклады
Гаилә рецепты буенча коймак пешерәбез, ипи салырга өйрәнәбез. Аларны пешерергә дип мич чыгарырга да аптырап тормыйбыз. Әле берничә дистә ел элек кенә бу эшләрдән качарга, заманча тормышка күчәргә атлыгып торган буынга алмашка яңадан шул чорны яңартырга теләүчеләр килә.
-
МӨҺИМ
Санаганны ярата: киләсе елда илдә яшәүчеләрнең реаль кереме артачак
Кесәгезне зуррак итеп ачып куегыз: киләсе елда илдә яшәүчеләрнең реаль кереме 1,4 процентка артачак, дип фаразлана. Пенсия һәм пособиеләрне дә арттырырга вәгъдә иткәннәр. Рәсми рәвештә эшләүчеләрнең хезмәт хакы быел да артты анысы. Тик моны акча янчыгы гына сизмәде кебек, итәк-җиңнәрне торган саен ныграк җыярга туры килә. Акчаның җитәсе бармы? Киләсе елда гаилә казнасын ни көтә?
-
МӨҺИМ
Төзеп яшәү: КДАТУ белгечләрне ничек әзерли?
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты Идел буе округы һәм республиканың архитектура-төзелеш, юл-транспорт өлкәсенә, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагына квалификацияле белгечләр әзерли, шулай ук фән үсешен һәм көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләүне тәэмин итә.
-
МӨҺИМ
Юл савабы: «ВТ» ярдәме белән Исәнсеф-Чишмә авылы юлы төзекләндерелде
«Без бу юлны бер гасыр көттек». Мөслим районының Исәнсеф-Чишмә авылында юл ачканда әйтелгән сүзләр бу.
-
МӨҺИМ
Кытайныкын алыргамы, әллә читтән кайтартыргамы: Россиядә машина бәясе 14 процентка арткан
Кытайдан кайтарылганымы, үзебездә җитештерелгәнеме, әллә башка урау юллар узган чит ил автомобилеме? Кесәдәге акчаны барладык, кредит процентларын тикшердек, хәзер күңелгә хуш килгән тимер атны сайлыйсы гына кала. Иң мөһиме – эшне озакка сузмау. Бәяләр айлап түгел, көнләп үскәндә, автомобиль базары да искәрмә түгел. Бер ел эчендә генә дә Россиядә машина бәясе 14 процентка арткан.
-
МӨҺИМ
Җавапсыз хисләр: үсмер белән бу турыда ничек сөйләшергә?
Мәктәп еллары. Яшь йөрәктә сыйныфташы яки берәр иптәшенә карата хисләр бөреләнә. Моңарчы таныш булмаган гыйшык хисләре! Тик болай да кылдан нечкә күңелне җавапсыз мәхәббәт яралый...
-
МӨҺИМ
«Хәзинә» милли сәнгать галереясында Илдус Мортазинның «Хәрәкәт» күргәзмәсе ачылды
Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Илдус Мортазинның «Хәрәкәт» шәхси күргәзмәсе ачылды.
-
МӨҺИМ
Абый, барабыз!
Ял җиттеме, улымның бер борчуы арта. «Авылга кайтырга машина таба алмыйм», – ди башлый. Казанда туып үссә дә, рөхсәт бирсәң, атна саен авыл юлын таптар иде. «Автобус йөреп тора бит, утыр да кайт», – дим. Юк инде, автобус сүзе чыгуга, чырае сытыла. Алар безнең ничек күңелле итеп автобуста авыл белән шәһәр арасын таптаганын беләмени?
-
МӨҺИМ
Казанда беренче тапкыр джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты уза
Казанда 10–11 октябрьдә тәүге тапкыр танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә беренче тапкыр джиу-джитсу буенча TWW BJJ WORLD OPEN CHAMPIONSHIP 2026 дөнья чемпионаты узачак. Ярышларда катнашу өчен Татарстанга 15 ләп илдән 1352 спортчы килә. Татарстан данын 200–250 көрәшче яклар дип көтелә. Спортчылар арасында хатын-кыз командалары да бар. Ярышларның приз фонды – 3 миллион сум.
-
МӨҺИМ
Изге эшләр Җәннәткә юл булсын
Шушы көннәрдә Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылында чын мәгънәсендә зур шатлык – саф сулы яңа чишмә ачканнар. Бу игелекле һәм изге эшнең башында авылның өлкән һәм хөрмәтле кешесе Сания апа Заһидуллина тора.
-
МӨҺИМ
Бер сүз җитә...
Сине йөзләгән кеше мактарга, матур сүзләр әйтергә мөмкин, ә күңелдә бер кеше авызыннан чыккан начар сүз уелып кала. Бу ни өчен шулай икән? Бу турыда уйлаганыгыз бармы?