МӨҺИМ
-
МӨҺИМ
Изгелектә ярышу: саваплы айдан нәрсәләргә өйрәнеп калабыз?
Рамазан аен төгәлләп киләбез. Нияте булган һәр кешегә чиксез мөмкинлекләр ачкан айлар патшасы һәр күңелне бераз гына булса да үзгәртеп, үзеннән соң күчтәнәчләр – яңа матур гамәлләр калдырып, игелеккә, изгелеккә, саваплы гамәлләргә, мәрхәмәтлеккә баетып китә. Тамчыдан күл җыела...
-
МӨҺИМ
Башкалада «Бердәм Россия» партиясенең «Нәтиҗә бар!» хисап-программа форумы узды
Күпбалалы гаиләләргә – акчалата ярдәм, өлкәннәргә – «әби-бабайлар бакчасы», үсмерләргә – төнлә интернетны чикләү. «Бердәм Россия» партиясе депутатлары алдагы биш елда тормышка ашырылачак Халык программасы өчен фикер-тәкъдимнәр туплый башлады. Узган бишьеллыкка йомгак та ясадылар.
-
МӨҺИМ
Бергә тартсаң, йөк җиңел: республикада кече һәм урта бизнес ничек яши?
Татарстанда 188 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлык субъекты бар. Аларның саны елдан-ел үсә. Шунысы да куанычлы: эшкуарлар арасында бизнеска төрлечә киртә куючылардан зарланучылар саны кими. Димәк, эш шартлары яхшыра. Республикада кече һәм урта бизнес ничек яши?
-
МӨҺИМ
Ташлама... базарны: «ВТ» журналисты сатучылар һәм алучылар белән сөйләшеп кайтты
Киемнән күп әйбер юк!
-
МӨҺИМ
Ризык ачысы: сыйфатсыз товар алудан сакланып бетеп буламы?
Кибеттән бер тапкыр да бозылган, сыйфатсыз ризык алып кайтмаучылар сирәктер. Өйгә кайтып пакетны ачкач, «бүген пешкән» ипинең каты, ә «яңа савылган» сөтнең ачыган булуы да бар.
-
МӨҺИМ
Тыныч бәйрәм: ни өчен яшьләр купшы туй үткәрүдән баш тарта?
Туй үтсен, акча кесәдә калсын. Россия яшьләре әнә шул шигарьгә таяна бүген. Купшы туй урынына тыйнак бәйрәм уздыруны кулайрак күрә башлаган алар. «Туй» дигән сүзе була, ә чыгымы кесәне ертып тишми. Татарстан яшьләре дә бу исемлектәме? Туйлар үткәрүгә үз өлешен кертүче белгечләр нинди фикердә? Шул хакта белештек.
-
МӨҺИМ
Шәһәр эте Бикбай: кала кешесе дүрт аяклы дусларына күпме акча кызганмый?
Ашаталар, эчертәләр, табибларга, салоннарга йөртәләр, артыңнан җыештыралар. Эшләтмиләр, булганыннан артыгын таләп итмиләр, сыйпап-иркәләп, мактап торалар.
-
МӨҺИМ
Хаталар өстендә эш: бушаган мәктәп дилбегәсен ничек тотасы?
Элек мәктәп изге урын иде. Укытучыга булган хөрмәт баланы да, әти-әнине дә ялгыш сүздән, гамәлдән саклады. Бүген инде дилбегә бушаган: әти-әниләр мәктәпкә килеп, теләгән бар нәрсәсен әйтеп китә. Балалар исә барысын күреп, ишетеп үсә. Хаталар өстендә эш ничек дәвам итә? Дилбегәне ничек тотасы? Бу сорауларны укытучыларга бирдек.
-
МӨҺИМ
Кыштан күчтәнәч: февраль кары һәм суыклары күпмегә төште?
Елның иң кыска аенда – иң зур түләү. Март башы тәмам хафага салды: күңел язны көткәндә, февраль өчен коммуналь хезмәтләргә зур суммадагы түләүләр килеп төште.
-
МӨҺИМ
Рәхимле кил: агрономнар язның кинәт килүеннән һәм көннәрнең бик суытып җибәрүеннән курка
Көзге игеннәр – туклык билгесе, ди халык. Узган көздә Татарстан басуларына 485 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән иде.
-
МӨҺИМ
МАХсус безнең өчен: Татарстанда 1,5 миллион кеше «МАХ»тан файдалана
Татарстанда 1,5 миллион кеше «МАХ»тан файдалана. Максатлар тагын да зуррак: рәсми саннардан күренгәнчә, республикада 2,9 миллион кеше интернет белән эш итә. Ул арада илкүләм мессенджерда яңа хезмәтләр дә барлыкка килгән. Аерым алганда, хәзер табибка юл кыскарачак. «МАХ»ны тагын нинди үзгәрешләр көтә? Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
-
МӨҺИМ
Татарстанда табиблар кытлыгын кемнәр хәл итәр?
Эшләргә кеше юк. Ни кызганыч, кадрлар кытлыгы халыкка киң кирәкле өлкәләрнең берсе – сәламәтлек саклау тармагының авырткан урынына әверелде. Булганнары китә, яңаларын тотып калу авыр, яшьләрнең эшлисе килми...
-
МӨҺИМ
Кышны ничек чыктыгыз? Кечкенә авылларда яшәүчеләрнең хәлен белештек
Карга күмелеп калмаганнармы? Кышны ничек чыкканнар? Язга нинди өметләр белән керәләр? Кечкенә авылларның да хәлләрен белештек.
-
МӨҺИМ
«Йортның утын сүндермичә яшим әле...» Чәүкәдә хәлләр ничек?
Чәүкәгә бардык әле. Чәүкәләрен күрмәдек, әмма кешеләре белән танышып кайттык. Саба районындагы халык телендә Чәүкә дип аталган авыл бу. Чын исеме – Чәбки-Саба. Кечкенә авыллар сукмагыннан йөрүебезне дәвам иттерәбез.
-
МӨҺИМ
Упкын эчендә: хатын-кызны үз асылына кайтару өчен ярдәмне кайдан эзләргә?
Татарстанда эчкечелектән интегүчеләрнең 25 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Һәр дүртенче кеше – гүзәл зат дигән сүз.