Аның әтисе фин сугышыннан кайтуга үлеп китә. Әниләре кулында биш бала калалар. Сәрия ачлык елларында Монголия якларында 6 ел колхозда эшли. Аннары туган якларына әйләнеп кайта. Югары Утар колхозында эшли, 1956 елда кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән Шәмәрдәндә яши башлыйлар.
Сәрия Фәхретдинова 1985 елда лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән 4 бала үстерәләр. Кызганычка каршы, олы малайлары вафат була. 2005 елда тормыш иптәше үлеп китә. Бүгенге көндә Сәрия әби улы Рәсим белән гомер кичерә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез