Газетага язылу

«Шәһәр бакчачысы мәктәбе»: башкала халкын яшел үсентеләрне дөрес тәрбияләргә өйрәтәчәкләр

Татарстан башкаласында «Шәһәр бакчачысы мәктәбе»нә кабул итү башланды. Алты теория һәм практика дәресләреннән торган курста шәһәр халкы иҗтимагый киңлекләрдәге яшел үсентеләрне тәрбияләп үстерү үзенчәлекләрен өйрәнәчәк.

Дәресләр барышында «Шәһәр бакчачысы мәктәбе»ндә катнашучылар агач һәм куакларны үстерү буенча белем алачак, экология нигезләре һәм тотрыклы яшел зоналар әзерләү күрсәтмәләре белән танышачак. Укуларны агроном-эколог, агач инспекторы Александр Матюха үткәрә.

Курс тәмамлангач, барлык дәресләрдә булган студентлар мәктәпне тәмамлаучы сертификаты алачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Беренче очрашу 20 июньдә 12:00 сәгатьтә «Ак Чәчәкләр» бульварында узачак. 27 июньдә проектта катнашучыларны «Фестиваль» бульварында, 4 июльдә – Җиңү паркында, ә 18 һәм 25 июльдә Горки-Әмәт урманында көтәчәкләр. Йомгаклау очрашуы 1 августта «Черек күл» паркында була.

Проектта катнашырга 16 яшьтән өлкәнрәкләрне чакыралар. Моның өчен Дирекциянең рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк. 19 июньдә оештыручылар 25 булачак мәктәп укучысын сайлап алачак.

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла, диелә Казан мэриясе сайтында.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре