Аның сүзләренчә, икенче юнәлеш – Россия һәм чит ил тәэмин итүчеләре арасында гадел көндәшлек шартларына ирешү өчен маркетплейсларда платформалы икътисад турындагы закон таләпләрен куллану. Алиханов билгеләп үткәнчә, хәзер Хөкүмәт мәйданчыкларында әлеге законнарны алга таба камилләштерү турында фикер алышалар.
Министр искәрткәнчә, төзәтмәләр буенча эш берничә этапта узарга мөмкин, шул ук вакытта, кайбер тәкъдимнәр ведомстволар арасында килештерелгән инде. Алиханов Икътисади үсеш министрлыгын бу юнәлештәге эшне тизләтергә чакырды, төзәтмәләр пакеты инде Думага кертүгә әзер, дип өстәде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез