Быел барысы 12 премия тапшырылачак. Һәр премиянең күләме – 75 мең сум.
Премиянең номинацияләре:
- «Шәриф Камал. Әдәби проза» – татар телендә язылган 20 000 билгегә кадәрге хикәяләр һәм новеллалар, 40 000 билгегә кадәрге повестьлар;
- «Шәриф Камал. Әдәби тәрҗемә» – Шәриф Камалның «Буранда» хикәясен Идел буе халыкларының телләренә (чуваш, удмурт, мари, мордва телләре) әдәби тәрҗемә итү;
- «Балалар һәм яшүсмерләр өчен драматургия» – мәктәп яшендәге балалар өчен татар телендә язылган пьесалар;
- «График хикәяләр. Комикслар» – яшүсмерләр өчен татар телендә иҗат ителгән рәсемле хикәяләр. Алар оригиналь сюжетка, татар халык авыз иҗатына яки татар әдәбияты классикларының әсәрләренә нигезләнгән була ала.
Катнашу өчен иҗади эшләрне һәм гаризаларны kamalpremiyese@yandex.ru электрон почтасына юлларга кирәк.
Нигезләмә һәм тулырак мәгълүмат белән әлеге сылтама аша танышырга була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез