Газетага язылу

Сәрия Сабурская: «Туры элемтә халыкны борчыган мәсьәләләрне ачык чагылдыра»

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә килгән сораулар тема ягыннан киң колачлы һәм алар бүген ил халкын аеруча да борчыган мәсьәләләрне ачык чагылдыра. Россия Президенты Владимир Путинның туры элемтәсеннән соң Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская әнә шундый фикер белдерде.

«Сорауларның шактый өлеше автомобиль юллары торышына, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә, торак шартларына, шулай ук пенсия белән тәэмин итүгә кагыла. Бу халыкның тормыш сыйфатына турыдан – туры йогынты ясый торган һәм системалы, эзлекле чишелеш таләп итә торган юнәлешләр», – диде ул.

Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, Татарстанда соңгы елларда юл һәм социаль инфраструктураны үстерү юнәлешендә шактый эш башкарылды. Биш ел эчендә 800 чакрымнан артык автомобиль юллары төзелде һәм төзекләндерелде, 5 мең чакрымга якын юл капиталь ремонтланды. Россия Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән зур инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла.

«Төбәктә торак төзелеше һәм социаль инфраструктураны яңарту өлкәсендә күләмле эш алып барыла. Соңгы биш елда 22 меңнән артык социаль объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган, 15 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Дүртенче ел рәттән файдалануга тапшырылган торак күләме 3 миллион квадрат метрдан артып китә. Нәтиҗәдә 600 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшырткан», – диде Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

«Аның сүзләренә караганда, республикада күп еллардан бирле кире элемтәнең системалы механизмы булган «Халык контроле» эшли. «Мин 2013 елдан бирле аның төп модераторы булып торам. Әлеге платформа аша республикада яшәүчеләр юллар, ТКХ, төзекләндерү һәм инфраструктура кебек төрле категорияләр буенча үз мөрәҗәгатьләрен җибәрә», – диде Сәрия Сабурская. – Торак һәм коммуналь мәсьәләләргә аерым тукталасым килә. Алар мөрәҗәгатьләр арасында аерым урын алып тора. Татарстанда соңгы елларда торак тапшыруга бәйле планлы күрсәткечләрнең 100 проценттан да күбрәккә үтәлүе торак төзелешен үстерүгә системалы якын килү һәм бу юнәлешкә өстенлекле игътибар бирүне күрсәтә».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре