Газетага язылу

Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумында 27 илдән вәкилләр катнаша

Татарстан – инвесторлар өчен иң кызыклы төбәкләрнең берсе. Чөнки биредә бар уңайлыклар да бар. Татарстан үзен ышанычлы төбәк буларак танытты. Ә бу сыйфат инвесторлар өчен беренче урында тора.

Бүген Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы ачылышы алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин шулай дип белдерде.

Казанда «Россия – ислам дөньясы: КазанФорум» форумы кысаларында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Сәүдә-сәнәгать палаталарының VI Халыкара форумы старт алды. Анда катнашу өчен 27 илдән делегация, 70 ләп кеше килде, дип сөйләде Сергей Катырин. Монда сүз бары тик Сәүдә-сәнәгать палатасы линиясе буенча килүчеләр турында гына бара.

– Әгәр милли делегацияләр турында сөйләсәк, безгә Оманнан гына да 50 гә якын кеше килде, Кыргызстан делегациясе дә бик зур. Шулай ук чарада Россиянең 35 төбәгеннән 200 гә якын вәкил катнаша, – диде Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты.

Форум цифрлаштыруга һәм Сәүдә-сәнәгать палаталары эшенә ясалма интеллект кертүгә багышланачак. Катнашучылар гамәлдәге тәҗрибәләр турында фикер алышачаклар һәм бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашачаклар. Моннан тыш, программада туризмга, предприятиеләр брендларын үстерүгә, креатив индустрияләргә, шулай ук халыкара коммерция һәм арбитраж суды мәсьәләләренә багышланган тематик сессияләр тәкъдим ителгән.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев үз чиратында, быел форумда катнашырга теләүчеләр саны тагын да күбрәк булганлыгын әйтте. Ләкин илләр арасындагы логистика мәсьәләсе аркасында күпләр килә алмаган.

 - Хәзерге заманда бер-береңне күреп аралашу бик мөһим. Халыкара форумның максаты да шул, очрашып борчыган мәсьәләләрне тикшерү, фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу, -диде Шамил Агеев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре