9 октябрь көнне Калугадагы ЦОД сафтан чыгарылгач та хәвефләнүчеләр күп булмады. Владимирдагы дата-үзәккә дрон кыйпылчыгы тигәч кенә, беренче хәерсез нәтиҗәләр тормышта кайтаваз бирә башлады. Биш шундый мәйданчыкның өчесе җимерелү технологик компания һәм аның клиентлары өчен зур мәшәкатькә әйләнде. Yandex Cloud авария режимына күчте, такси хезмәтләре, Пэй түләү системасы, «Музыка», «Кинопоиск», «Дом с Алисой», «Магнит», «Додо» һәм «М.Видео» кебек сервислар чалкан ятты. Яндекс-Пэй белән түләргә гадәтләнгән һәм акчаларын Яндекс банкында саклаган кешеләр ач калды. «Магнит» кибетләр челтәрендә сөт продукциясен сата алмыйлар, чөнки маркировка укылмый дигән хәбәрләр күренде. Паника һәм хәвеф үсте.
Yandex Cloud компанияләргә һәм программачыларга үз серверларын сатып алмыйча, интернет аша исәпләү куәтләрен, мәгълүмат саклау урыннарын һәм төрле программаларны кулланырга мөмкинлек бирә иде. Боларның күбесе аның хезмәтләре өчен бер елга алдан түләп куйган иде, бүген суган суы суыралар.
Гади укучыга аңлаешлырак булсын өчен шәрехлик. Дата-үзәкләр – интернеттагы мәгълүматны саклау, эшкәртү һәм тапшыру өчен махсус җиһазландырылган биналар. Украина дроннары Яндекс компаниясенең шундый биш бинасының өчесен җимерде. Якынча 50 процент куәтләр юкка чыкты, диделәр. Нәтиҗәсе елдан артык НПЗларга барган һөҗүмнәрдән зуррак. Мәгълүматлаштыру министры Шадаев: «Яндексның дата-үзәкләренә һөҗүм масштабы ягыннан тиңсез булды», – дип, тикмәгә генә әйтмәде. Белгечләр, Яндексның зыян күргән мәгълүмат эшкәртү үзәкләрен торгызу берничә айга, хәтта елларга сузылырга мөмкин, дип кисәтә. Иң куркынычы – дата-үзәкләргә һөҗүмнәрнең дәвам итүе. Алар бер Яндекста гына түгел, башка компанияләрдә дә бар. Саклык банкында, мәсәлән. Аның мәгълүмат эшкәртү үзәкләре җимерелсә, бөтен илнең сәүдә-финанс системасы каплана ала. Бу уңайдан бик күп дәһшәтле фаразлар йөри, банктагы бар акчалар юкка чыгачак, дип куркыталар. Әмма хәл ул дәрәҗәдә үк куркыныч түгел. Компьютер хәтерендәге акча торгызылачак, диләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез