Быел иремнең эшеннән тагын социаль ипотекага фатир алу мөмкинлеге барлыгын әйттеләр. Җитмәгән квадрат метрларын исәпләп, без фатирга чиратка бастык. Әлегә ай саен акча күчереп барабыз. Инде хәзер шәхси йортка кызыгабыз. Әллә яшәгән фатирны сатып, йорт алыйкмы, дибез. Бу очракта чиратка баскан фатирны бирерләр микән?
Лилия Әбүзәрова. Казан
Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат сәркатибе Гөлзада Кычакова:
– Социаль ипотека фатир шартларын яхшыртырга мохтаҗ булган гаиләләргә бирелә. Фатирыгызны сатып, йорт алгач, яшәү шартларыгыз начараймый дип аңладым. Тик бу очракта, өмет иткән фатирдан колак кагуыгыз да бар. Ипотекага чиратка басучылар арасында фатирын сатып, торак шартларын начаррак итеп күрсәткән кешеләр дә очрый. Әмма аларны ачыклау кыен түгел. Андыйларны район башкарма комитеты да, прокуратура да тикшерә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез