Газетага язылу
  • Фото: Татар-информ

Су басмадымы? Халыкның хәлләрен белешетек

Су басмадымы? Халыкның хәлләрен белешетек
Татар-информ

7 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Әлки, Арча, Теләче һәм Буа районнарында 4 күпер, 28 йорт яны территориясе һәм таш түшәлмәгән өч автомобиль юлы су астында калган. Ә сездә хәлләр ничек?

Зәйтүнә Сәгыйрова (Әлки районының Иске Камка авылы):

– Авылыбыз өлешчә су астында калды. Ел саен Кече Чирмешән елгасы белән Ермак елгасы кушылган өлештә су күтәрелә. Биредә булган күпер су астында кала. Ә ярның икенче ягында – 16 йорт. Әлегә ул якка чыгып булмый. Моторлы һәм ишкәкле көймәләр әзерләп куйдык. Эшкә йөрүчеләр көймәләрдән файдалана. Тәүлек буе кизү торабыз. Ел саен су басканлыктан авылдашлар хәстәрен алдан күрә, автомобильләрен тауга менгереп куя. Су 3-4 көннән кими башлый. Әлегә ул 6 метрга җитте. Башка елларда суның биеклеге йорт тәрәзәсе буена җиткән чаклар да булды. Су кергән йорт хуҗалары иминиятләштерү акчасын ала. Үткән ел гына урамнарга таш җәйдергән идек. Су агызып китәр, дип бик борчылабыз. Бар хәсрәтебез шул. Йорт түбәләрендә утырган, тавык-чебешләрне, бозауларны өйгә керткән еллар да булгалый. Быел ул дәрәҗәгә җитмәбез, дип өметләнәбез.

Руслан Гәрәев, җирлек башлыгы (Арча районының Кәче авылы):

– Безнең авылны икегә бүлеп Казансу елгасы ага. Биредә торбалар куеп эшләнгән тәбәнәк күперебез бар. Елгада су күтәрелгәч, шул күпер су астында кала. Бүгенгә су баскан урын шунда гына. Авылның икенче ягына машина белән чыгып булмый. Ләкин җәяүлеләр йөри торган күпер аерым безнең. Шуңа күрә авыл халкы интекми, ике якка да чыгып йөри ала. Халыкка куркыныч янамый, эвакуация чаралары таләп ителми. Гел күзәтеп торабыз. Быел яңа күпер төзелеше башлана. Бер-ике елдан су басу куркынычы безгә янамас, дип уйлыйбыз.

Раил Мараков, җирлек башлыгы (Теләче районының Җөри авылы):

– Кече Мишә елгасы ярларыннан чыгу сәбәпле, Екатериновка авылы юллары су астында калды. Биредә 29 йортта 44 кеше яши. Аларны азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин иттек. Фельдшер барлык йортларда булып чыкты. Авылга машина белән кереп булмый, ә җәяүлеләр өчен күпер бар. Авыл халкы белән элемтәдә торабыз. Тормыш гадәттәгечә дәвам итә. Йортларга су керү куркынычы юк.

Адель Даутов, җирлек башлыгы (Тукай районының Кече Шилнә авылы:

Быел бездә барысы да тыныч. Кар эреп бетеп бара. Шилнә елгасында су күтәрелде, ләкин хуҗалыкларны, юлларны су басу очраклары булмады. Узган елны йорт-җирләр су астында калгач, быел тәүлек буе кизү торабыз. Тыныч кына узып китәр, елгада су бер атна эчендә кимер, дип өметләнәбез.

Светлана Тюплина, җирлек башлыгы (Буа районының Ямбулат авылы):

– Карлы елгасында су күтәрелү сәбәпле, авылыбызның бер урамы су астында калды. Ул урамда өч йорт бар. Алты кеше яши. Бәхеткә, су йортларга кермәде. Зыян күрүчеләр юк. Биредә яшәүчеләр өйләрен калдырып китүдән баш тарта. Гадәттә су 1–2 көннән кими башлый. Без әлегә күзәтәбез, тәүлек буе кизү торабыз. Барысы да тыныч.

Марсель Әхмәтханов, җирлек башлыгы (Актаныш районының Иске Айман авылы):

Быел җирдә туң булмаганлыктан кар сулары сеңә. Шуңа күрә су басу очраклары юк. Безнең Айман авыл җирлегенә өч авыл керә. Авылларда тыныч. Шулай да, сакланганны Ходай саклар дип, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре белән барлык канауларны, кечкенә күперләргә салынган торбаларны чистартып чыктык. Ык елгасы бездән 10 чакрым ераклыкта, анда су күтәрелгән очракта да авылларга куркыныч янамый.

Люзия Мәрдамшина, җирлек башлыгы (Минзәлә районының Бикбау авылы):

Авылыбыз Ык елгасы буенда, тау башында урнашканлыктан язгы ташулар безне читләтеп үтә. Быел да елгадан боз киткәнен күзәтеп, табигатьнең матурлыгына хозурланып кына йөрибез. Дөрес, елга ярларыннан чыкканда әрәмәләр су астында кала. Ләкин бу авылларны куркыныч астына куймый.

 

Авылларда су басуны җирлек башлыклары тикшереп торган мәлдә, Казан халкы бу мәсьәләне бердәм диспетчерлык хезмәте аша хәл итәргә тырыша. Су басу турында шундый 75 хәбәр килгән инде. 5 апрельдә генә дә шундый 15 мөрәҗәгать алынган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре