Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән бу максатларга акча елына 50 млн сумнан 260 млн сумга кадәр артты. Бу хакта Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Хөкүмәт сәгате кысаларында Дәүләт Советында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Министр билгеләп үткәнчә, биш ел эчендә суд участокларын капиталь ремонтлауга 1 млрд 300 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк. "Бу агымдагы елда 11 бинага капиталь ремонт ясарга мөмкинлек бирде. Чагыштыру өчен: алдагы алты елда шулкадәр бина ремонтланган», – диде Рөстәм Заһидуллин. Министр сүзләренә караганда, суд участоклары биналарына капиталь ремонт системалы рәвештә һәм ел саен үткәрелә. Мәсәлән, 2025 елда Менделеевск һәм Алексеевск районнарында җәмәгать судьялары биналарына капиталь ремонт ясалган, Арча районында 2024 елда башланган ремонт тәмамланган. Моннан тыш, 2025 ел башында Мөслим районы суд участоклары яңа бинага күчте. Рөстәм Заһидуллин аңлатканча, суд участокларына капиталь ремонт вакытында суд утырышлары заллары, киңәшмә бүлмәләре, архивлар, сервер һәм конвой бүлмәләре бирелә. Суд хезмәткәрләре өчен дә, килүчеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырыла — кондиционерлар, җылылык пәрдәләре, саклау камералары.
Аның сүзләренә караганда, биналарга халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре керә алуына аерым игътибар бирелә: пандуслар урнаштырыла, ишек уемнары киңәйтелә, санузеллар җиһазландырыла». «Бер үк вакытта биналар үзләре дә киңәя: 2025-2026 елларда гына да суд участоклары мәйданы 564 кв.метрга артты», - дип өстәде министр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез