Закон махсус операция ветераннарын эшкә урнаштыру буенча үз йөкләмәләрен үтәмәгән эш бирүчеләр өчен штрафлар кертүне күздә тота. Документ СВОда катнашучылар өчен эш бирүчеләр тарафыннан квота билгеләү турында 2026 елның 25 апрелендәге республика законын үтәү йөзеннән эшләнгән.
Әлеге закон нигезендә республика территориясендә эшчәнлек алып баручы, хезмәткәрләре саны 200 кешедән күбрәк булган эш бирүчеләргә СВО ветераннарын эшкә урнаштыру өчен хезмәткәрләр санының 1 проценты күләмендә эш урыны бүлеп бирү бурычы билгеләнә.
Хәзер билгеләнгән квотаны үтәмәгән өчен вазифаи затларга – 20-30 мең сум, юридик затларга – 50-100 мең сум күләмендә штраф кертелә. Законга үзгәрешләр 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез