Яңа үзгәрешләр буенча, махсус операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә физик һәм психологик сәламәтлекләрен торгызуда ярдәм күрсәткән коммерцияле булмаган оешмалар социаль юнәлешле статус алачак. Бу аларга дәүләттән һәм муниципалитетлардан милек һәм финанс ярдәме алу хокукын бирәчәк.
Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, яңалык хәрбиләрнең реабилитациясен тәэмин итүче оешмаларның үсеш мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Ул ассызыклаганча, әлеге эшчәнлек махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиз арада тыныч тормышка кайтуга ярдәм итү системасының мөһим өлеше булып тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез