Газетага язылу

СВО ветераны бер бала язган хатның авыр вакытта үзенә ничек ярдәм иткәнлеге турында сөйләгән

Хәрби хәрәкәтләр ветераны, “Батырлык өчен” дәүләт бүләгенә лаек булган.

Эльдар Шәрипов ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә  бер бала язган хатның авыр вакытта үзенә ничек ярдәм иткәнлеге турында сөйләп үткән.

2024 елның февралендә хәрби бурычны үтәгәндә иптәше һәлак булганнан соң, мин дә гаиләмне бүтән күрмәскә мөмкин бит, дигән бик авыр уйлар белән частенә кайтып төшкән. Нәкъ менә шул вакытта волонтерлар Мәскәүдән балалар язган хатларны алып килгән. Шәрипов кулына беренче эләккән  открытканы тартып чыгарган. Ә анда: “ Живи. Маша 1 класс Б”.  Шушы бер сүз хәрбигә авыр вакытында гүя канат куйган: ул хатның үз улы яки кызыннан килеп төшүен күз алдына китергән. СВО ветераны открытканы талисман итеп саклап, хәзер паспорты эчендә генә йөртә. “Открытка мине гүя аякка бастырды”, – дип йомгак ясаган сүзенә Шәрипов.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре