Газетага язылу

СВОда һәлак булган егетнең әтисе яу кырына киткән: «Улым өчен үч алачакмын, диде»

Мамадышның 2 нче лицеенда СВОда һәлак булган егетләрне искә алдылар. Бу уку йортын тәмамлаган биш батыр Ватан өчен башын салган. Шуларның берсе Артур Ежовка истәлек тактасы да ачтылар.

СВОда һәлак булган егетнең әтисе яу кырына киткән: «Улым өчен үч алачакмын, диде»
автор фотосы

Лицей директоры Салават Гыймранов укучыларын горурлык белән искә алды.

– Әле кайчан гына алар безнең лицейда йөгереп йөргән кечкенә малайлар иде. Еллар узгач, үзләренең нинди олы йөрәкле икәнлекләрен күрсәттеләр. Без батыр егетләребезне онытырга тиеш түгел. Без, укытучылар, алар мисалында ватанпәрвәрлек, үз җиреңне ярату хакында укучыларга да сөйлибез, – ди ул.

 Салават Гыймранов үзе дә махсус хәрби операциядәге егетләр белән еш очраша. СВОга 8 тапкыр ярдәм илткән ул.

– Күңелем шулай куша. Монда калганнар аларны кайгыртып торырга тиеш. Үзе андагы хәлләрне барып күрмәгән кешеләр бәлки аңламыйдыр да. Әмма мин егетләрнең хәлләрен бик яхшы беләм. Аларга туган яктан килгән һәр әйбер кадерле, – ди директор.

Биш батыр егет төрле елларда мәктәп тәмамлаган. Араларында Россия Герое исемен йөртүче Олег Сорокин да бар. Лицейдан соң 2013 елда Мәскәү югары гомумхәрби команда училищесына укырга керә. 2022 елның 26 мартында махсус хәрби операция зонасында һәлак була. Александр Кареев лицейны 2007 елда тәмамлый, Казан танк училищесында белем ала. Танк взводы белән җитәкчелек итә. 2022 елның сентябрендә һәлак була.

Айрат Байков та, хәрби булам, дип хыялланып яши. 2005 елда Суворов училищесына укырга керә, аннары Казан югары артиллерия училищесында, хәрби артиллерия академиясендә белем ала. Сүриядә хәрби чыныгу ала, ә 2022 елның февралендә аны СВОга юллыйлар. Айрат 2023 елның июлендә һәлак була. Рәмис Сабиров лицейны 2013 елда тәмамлап, Чаллыдагы Кама төзелеш көллиятендә укый. 2023 елның җәендә махсус хәрби операциягә китә. Кызганыч, 2024 елда һәлак була. Каты бәрелештә бар авырлыкны үзенә ала, иптәшләренең гомерен саклый.

Артур Ежов – һәлак булган егетләрнең иң кечесе. Мәктәпне тәмамлагач, Казан механика-технология көллиятендә укыса да, күңеле хәрби юнәлешне сайлый. 2018 елда ул танкистлыкка укый. 2022 елда аны махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр. Егет 2024 елда һәлак була.

– Шушы егетләребезнең рухын саклап, алар истәлегенә ел саен спорт ярышлары үткәрергә булдык. Быел төрле мәктәпләрдән килгән укучылар 5 төрле спорт төре буенча ярыша. Һәр юнәлешкә бер батыр егет исемен бирдек, – ди Салават Гыймранов.

Чарада катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов уллары һәлак булган әти-әниләрне берничек тә юатып булмаганны әйтә.

– Хәзер без хәтерне генә саклый алабыз. Без егетләребез хакында сөйләргә, аны яшь буынга җиткерергә тиеш. Районыбыз сквер-паркларына, урамнарга батырлар исемен бирергә кирәк. Без баласын югалткан аналарны бары тик аларның газиз балаларын данлап, исемнәрен мәңгеләштереп кенә юата алабыз, – ди Анатолий Иванов. – Лицей коллективына тәкъдимем бар – егетләр утырып укыган парталарга алар турында мәгълүмат урнаштырырга кирәк. Бу партага исә гел «бишле» билгесенә генә укучы балаларны утыртыгыз. Бүген илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләрне дә онытмыйк. Аларга кулдан килгәнчә булышыйк.

Чарага килгән әниләрнең бу көнне йөрәк яралары кабат сыкрады. Күзләрендә яшь, йөзләрендә сагыш иде аларның. Артур Ежовның әнисе Виктория бердәнбер улын югалткан. Әти-әнисе дә, ире дә вафат икән.

– Улым СВОга киткәч, андагы егетләргә ярдәм ташый башладым. Күп кенә авырлыклар белән очраштык. Безнең районыбыз беренчеләрдән булып егетләргә ярдәм илтә башлады. Улым вафатыннан соң да эшемне ташламадым. Әле дә егетләргә ярдәм итәбез, – ди ул.

 Айрат Байковның әнисе Әлфия ханым оныклары белән юана. Инде әтисе ялдан киткәндә 13 көнлек булып калган Айлә оныгына да 2 яшь тулган. Улы вафатын әтиләре Павел авыр кичергән. Айраты үлгәннән соң ул, контракт төзеп, Ватан сакларга китеп барган.

– Иремнең яше дә олы инде. Әмма ул ничек итсә итте, улым өчен үч алачакмын, дип китеп барды. Алгы сызыкка кереп китсә, мең үләм, мең тереләм инде. Узган ел декабрь аенда 29 көн бер хәбәре булмады. Үз хәлемне үзем генә беләм. Әле ярый янымда киленем, ике оныгым бар. Мин – аларның, алар – минем терәк, – ди Әлфия апа. – Улыма Аллаһы Тәгалә кыска гомер биргән. Тәкъдирне без үзгәртә алмыйбыз икәнен дә аңлыйм. Тик күңелем тыңламый. Улымны бик сагынам. Әле ярый районда онытмыйлар. Ана өчен баласын данлау, аны зурлау – зур бәхет. Хәзер инде без исемнәрен онытмауларына, батырлыклары турында сөйләүләренә дә сөенәбез. Башка әниләргә бала хәсрәте күрергә язмасын.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре