Чугуево район судында билгеләнгәнчә, әлеге хатын-кызның ирен 2023 елның июнендә махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалган дип рәсми төстә таныганнар. Шуңа күрә хатынга 2 миллион сум чамасы акча күчергәннәр. Әмма тикшерү органнары ачыклаганча, ир-ат чынында өендә булган. Хатыны исә бу хәлне яшергән.
Хатын-кызның әлеге гамәле аеруча зур күләмдә мошенниклык буларак бәяләнгән. Җинаять җәзасыннан тыш, ул дәүләткә китерелгән барлык зыянны ттүләячәк. Ирен «югалткан» хатын-кыз 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез