Газетага язылу

СВОдан кайткач җирлек башлыгы булган Айдар Нуриев: «Сугышка керүдән авыррак булды»

Бүген “Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XX – юбилей съезды узды. Чарада махсус хәрби операциядә катнашкан җирлек башлыклары, урындагы депутатлар игътибар үзәгендә булды.

Махсус хәрби операция зонасына 80 тапкыр барып кайткан Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллин сүзләренчә, солдатларга районнан 200дән артык техника, 1 млрд сумнан артыгракка махсус киемнәр, җиһазлар, кирәк-яраклар җибәрелгән. Шулай ук махсус хәрби операциядә булып кайтканнан соң Менделеевск районының Турай авыл җирлеге башлыгы вазыйфасына керешкән Айдар Нуриевка да сүз бирелде. 
– Өч ел элек мин бер гади эшче, энергетик идем. Ватан чакыргач, һич уйлап тормыйча, ил сакчылары сафына бастым. 2024 елның декабрендә авыр җәрәхәтләрдән соң өйгә кайттым. Бүген биредә булуым – чын могҗиза. Алдагы эшемнән киткәч, район хакимияте һәм авылдашларым миңа туган авылымны җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Дөресен генә әйткәндә, карар кабул итү җиңел бирелмәде. Сугыш мәхшәренә керүгә караганда да авыррак булды, дисәң дә була. Чөнки фронтта дошман белән сугышасың, ә монда син кешеләр, аларның өметләре, иминлеге өчен җавап бирәсең. Ике авыл, 500 гә якын кеше язмышы! Һәркем өчен син җаваплы! Ул вакытта мин бюджет белән ничек эшләргә, гаризаны ничек язарга, өмә ничек оештырырга да белми идем. Ләкин мин шуны ачык беләм: авыр яраланган очракта да, сугышчы беркайчан да артка чигенми. Һәм мин ризалаштым! – дип сөйләде Айдар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре