Газетага язылу

СВОдан кайткан һәр кешегә оешмаларда урын булачак

Россиядә махсус хәрби операция ветераннарына оешма-предприятиеләрдә эш булачак. Эш бирүчеләргә аларны урнаштырган өчен компенсация каралган. Бу хакта “Казан-Экспо”да узган  “Работа России” кадрлар үзәге эш бирүче белән СВОда катнашучылар арасындагы иң төп арадашчы” дип аталган түгәрәк өстәлдә сөйләштеләр.

Россия хезмәт министрлыгының хезмәт миграциясе һәм халыкны эш белән тәэмин итү департаменты директоры урынбасары Денис Шамгунов әйтүенчә, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне эшле итү катлаулы һәм мөһим бурыч. Бу юнәлеш зур игътибар сорый, ди ул.

– Хөкүмәт карары белән СВОда катнашучыларны эшкә урнаштыру күләмен арттыру буенча план кабул ителде. Аның нигезендә СВО ветераннарына  белем бирү, аннары исә шуннан чыгып белемен күтәрү, аларга социаль ярдәм күрсәтү, тормышка кайтару һәм эшкә урнашырга ярдәм итә каралган.

– “Кадрлар” илкүләм проекты ярдәмендә СВОда катнашучыларны һөнәрләргә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Бу проект ярдәме белән 213 төрле һөнәр алырга мөмкин. Аларның 21 е махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәкле һәм хезмәт базарында киң таралган, – ди ул.– Күп кенә төбәкләрдә СВО ветераннары өчен махсус һөнәрләр бар. Бу юнәлештә берничә тармак бергә эшли. Ир-егетләрдә кызыксыну уяткан һөнәрләрне сайлап, бу юнәлешне дә үстерергә кирәк. Эш бирүчеләргә оешмага инвалидларны урнаштырган өчен дәүләт ярдәме бар. Бер эш урын өчен 200 меңләп акча бирелә. Шулай ук аңа яраклаштырып эш урынын җиһазландыруга да ярдәм каралган.

Исегезгә төшерәбез: 1 июльгә кадәр “Казан-Экспо”да СВО ветераннары арасында үткәрелүче “Абилимпикс” чемпионаты уза. Ул быел икенче мәртәбә үткәрелә. Анда Россиянең 86 төбәгеннән 600 кеше катнаша.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре