Газетага язылу

Табиб кан басымы күпмегә күтәрелгәндә “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк булуын аңлатты

Кардиолог Бойцов кан басымы күрсәткечләре 180гә 120дән артып киткәндә табиблар чакыртырга киңәш иткән.

Кан басымы 180гә 120дән артып киткәндә “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Сергей Бойцов “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Моңа кадәр табиб 120гә 80нең иң шәп күрсәткеч булып торуы турында сөйләп үткән булган. “ Тонометрда югарыгы сан – 180нән, түбәнгесе – 120дән артып киткәндә “Ашыгыч ярдәм” чакырту дөрес булачак.

Кан басымы 160 ка 100 булып, кәеф начарайса: баш авыртса, күкрәк читлегендә авырту барлыкка килсә, һава җитмәсә дә аны чакыртырга кирәк”, – дигән Бойцов. Аның сүзләренә караганда, систолик басымны ( тонометрдагы югарыгы сан – йөрәк тибешенең көчен күрсәтә), күтәрелеп китмәсен өчен, табиб билгеләгән препаратлар нигезендә контрольдә тотарга мөмкин.

“Хәзер гипертоникларның күпчелеге кан басымын төшерә торган даруларны даими куллана. Әле кайчан гына мондыйларның күп дигәндә 30-40 проценты гына даруларны өзлексез эчә иде. Хәзер исә 60 проценттан артыграгы табиб күзәтүендә дәвалана”, – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре