Гастроэнтеролог Евгений Белоусов “Лента.py” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Чамасын белеп кулланганда, сәламәт кешеләргә бу җимешләрнең зыяны юк. Гадәттә артыгын ашап җибәрү ашказаны-эчәкләрдә уңайсызлыкларга китерә, чөнки карбыз – бик күп судан һәм фруктозадан, ә кавын – тиз үзләштерелә торган углеводлардан тора, дип аңлаткан белгеч.
“Карбыз яки кавынны күп ашаган очракта эч авыртырга, эч китәргә, корсак куышлыгында башка уңайсызлыклар барлыкка килергә мөмкин. Бигрәк тә – ашказаны һәм эчәкләре сау булмаган кешеләрдә”, – дигән Белоусов. Белгеч сүзләренә караганда, организмга зыяныннан курыкмыйча, зурларга бер утыруда 300-500 грамм кавын яки карбыз ашап куярга мөмкин. Ә балаларга азрак – яшенә карап, 100-200 грамм чамасы гына.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез