Белгеч әйтүенчә, сызлаган тешкә яисә уртка аспирин яки авыртуны баса торган башка төрле дару куярга ярамый, чөнки ул лайласыман тышчаның пешүенә китерергә мөмкин. Шулай ук авырткан тешне очлы әйберләр белән казып чистартырга маташу, “профилактика” өчен антибиотиклар эчә башлау кирәкми, дип кисәткән табиб.
Стоматолог беренче ярдәм сыйфатында авыз куышлыгын хлоргексидин яки мирамистин эремәсе белән чайкарга, шуннан соң, ризык калдыкларыннан чистарту өчен, махсус җеп белән теш араларыннан “йөреп чыгарга” киңәш иткән. Соңыннан гына, инструкциясе буенча, авыртуны баса торган дару эчәргә. Яңак шешсә, тышкы яктан салкын әйбер куярга мөмкин. Ә инде пломба төшкән очракта Борская аптекадан вакытлыча пломба сатып алырга киңәш иткән.
Аның сүзләренә караганда, теш бик нык сызламаган, тән температурасы күтәрелмәгән, хәлсезлек барлыкка килмәгән, сулыш алуда, йотуда кыенлыклар килеп чыкмаган очракта гына теш табибына күренүне кичектерергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез