Газетага язылу

Татар шамаилләрен Сенегал биенналесында тәкъдим итәчәкләр

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Халык дипломатиясе үзәге вәкилләре кергән Россия делегациясе Дакарда Сенегал белән мәдәни хезмәттәшлек турында сөйләшүләр үткәрде.

Татар шамаилләрен Сенегал биенналесында тәкъдим итәчәкләр

Делегация составына Төркем рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм Югары икътисад мәктәбе профессоры, «Халык дипломатиясе үзәге» халыкара иҗтимагый оешмасының фәнни җитәкчесе Леонид Исаев керде. Бу сәфәр агымдагы елның октябрендә Мәскәүдә узачак III «Россия – Африка» саммиты алдыннан аеруча зур әһәмияткә ия. Россия ягының төп тәкъдиме – Дакарда узачак биенналеда татар шамаиле сәнгате аша Россия исламын күрсәтү.

Сенегалның Мәдәният, халык кәсепләре һәм туризм министрлыгында Россия делегациясен ведомство вәкилләре кабул итте. Россиянең, шул исәптән Татарстанның, Сенегал белән хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышынды. Марат Гатин Төркем эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук Халык дипломатиясе үзәге белән берлектә, 2026 елның 19 ноябреннән 19 декабренә кадәр узачак 16 нчы Дакар биенналесына (Dak’Art) Россия һәм Татарстан музей хезмәткәрләрен җәлеп итәргә чакырды. Нәкъ менә шушы мәйданчыкта Төркем татар шамаилен Россия исламын чагылдыру формасы буларак күрсәтергә тәкъдим итте.

Сенегал ягы киләчәктә узачак чаралар өчен мөмкин булган мәйданчыкларны санап үтте. Стратегик караш төркеме һәм Халык дипломатиясе үзәге, үз чиратында, мәдәни хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләрен билгеләделәр: күргәзмәләр һәм иҗат коллективлары белән алмашу, ноябрь ахырында биенналеда татар шамаиле белән катнашу, ә киләчәктә – Россиягә, Россия исламына һәм мөселман халкы күпчелекне тәшкил иткән төбәкләргә багышланган аерым экспозицияләр алып килү. Туризмга аерым игътибар бирелде: яклар туристик потенциалны үзара тәкъдим итү өстендә эшләргә килештеләр.

Сәфәр барышында делегация Кара цивилизацияләр музеена һәм Сенегалның беренче президенты Леопольд Седар Сенгорның йорт-музеена барды, Сенегал тарихына хөрмәт күрсәтте һәм сәясәтче мирасы белән танышты, шулай ук Теодор Моно исемендәге Африка сәнгате музеенда булды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре