Кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Николай Герасимов тәкъдим итте.
Парламентарийлар өч елга республика җәмәгать судьялары итеп Азат Яһудинны (Казан шәһәренең Мәскәү районы буенча 6 нчы суд участогы) һәм Люзия Ганиеваны (Түбән Кама районы буенча 11 нче суд участогы) сайладылар.
Вәкаләтләре срогы чикләнмичә җәмәгать судьясы итеп Ләйсән Исмәгыйлеваны сайладылар (Казан шәһәренең Яңа Савин районы буенча 2 нче суд участогы). Республиканың Сарман районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару отставкадагы судья Илнур Юнысовка йөкләнде (бер елга).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез