Парламент үзәге ачылу белән Дәүләт Советы эшендә яңа мөмкинлекләр барлыкка килде. Бинада депутатларны теркәү системасы яңартылды, электрон тавыш бирү барлыкка килде һәм заманча телевизион комплекс урнаштырылды. Утырышлар заллары синхрон тәрҗемә итү, шулай ук теле–, радио– һәм интернет-трансляцияләр өчен җайланмалар белән җиһазландырылды.
Моннан тыш, үзәктә китапханә, музей, рәсми делегацияләрне кабул итү залы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен берничә бүлмә булдырылды.
Парламент үзәге даими рәвештә чит ил делегацияләрен, студентларны һәм мәктәп укучыларын кабул итә. Укучылар өчен экскурсияләр үткәрәләр, алар парламент эше һәм закон чыгару нигезләре белән таныша.
Ачылу тантанасы 2006 елның 12 октябрендә өченче чакырылыш Дәүләт Советының 26 нчы утырышы алдыннан булды.
Утырышлар залы холлына керү урынындагы символик тасманы Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе (2006 елда – Дәүләт Советы Рәисе) Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Рәисе (2006 елда – Татарстан Премьер-министры) Рөстәм Миңнеханов кистеләр.
Ике дистә ел эчендә парламент үзәге Татарстанның сәяси тормышы мәйданчыкларының берсенә әверелде. Биредә Дәүләт Советы утырышлары уза, республика үсешен билгеләүче карарлар кабул итәләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашулар оештыралар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез