– Сер түгел, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа бина турында күптән хыялланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов К. Тинчурин театрының Горький урамындагы элеккеге бинасын аларга бирергә дигән карар кабул итте. Ансамбльгә яңа урында бары тик уңышлар гына телибез. Биредә шул исәптән татар музыкасы үзәге төзүгә бәйле проектларны гамәлгә ашыруны күз уңында тотабыз, – диде министр. – 29 августта Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Г. Тукай исемендәге филармониядә «Минем халкым, минем Республикам!» дип аталган концерт куя. Киләчәктә исә алар барлык чараларны яңа биналарында үткәрәчәк.
«Елмай» балалар паркында исә Шәһәр һәм Республика көне кысаларында 29 августта беренче тапкыр «Туган Фест» Бөтенроссия гаилә анимация фестивале оештырыла. Бирегә килүчеләр анимация белән танышачак. Балалар һәм ата-аналар үз персонажларын ясый, аннары алар белән анимацион роликлар төшерә алачак. Ирада Әюпова ачыклык керткәнчә, бу проект Камал исемендәге театрда «Туган Батыр» гаилә спектакленең премьерасына бәйле. «Елмай» паркында тагын бер вакыйга – «Тау Фест» гаилә китап фестивале узачак. Программада 70 тән артык интерактив чара, китап ярминкәсе, язучылар, шул исәптән Дарья Донцова белән очрашулар каралган.
Иске Татар бистәсендә дә матур гадәт буенча 29–30 августта «Печән базары» гөрләячәк. Ярминкәдә 94 сәүдә ноктасы эшләячәк, 100 дән артык татар дизайнеры, рәссамы һәм һөнәрчесе үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Шулай ук «Мәһәллә» халык кәсепчеләре ярминкәсе дә оештырыла, анда чигү, уеп ясау һәм чүлмәкчелек эшләрен тәкъдим итәчәкләр. Игенчеләр сарае каршында ачык һавада «Казан көзе» XVI халыкара опера фестивале була. Бәйрәм чаралары кичке унда салют белән төгәлләнә. Аны алты урыннан күзәтергә мөмкин булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез