Газетага язылу

Татарстан депутатлары энергетик сатуны чикләү турындагы закон проектын хуплады

Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты социаль билгеләнештәге объектлар территорияләрендә энергетикларны сатуны чикли торган закон проектын хуплады.

«Әлеге проект ел дәвамында экспертлар, юристлар, күзәтчелек органнарын җәлеп итеп эшләнде, – дип аңлатты Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов. – Федераль дәрәҗәдә бүген әлеге продуктны балигъ булмаганнарга сату тыела. Безнең башка субъектлардагы коллегаларыбыз – ә бу 60 тан артык төбәк – үз территорияләрендә энергетикларны сатуны чикләүне керттеләр. Без дә, барлык фикер алышуларны исәпкә алып, Татарстанда мондый җайга салуның кирәклеге турында фикергә килдек».

Дәүләт Советы депутаты Артур Габделҗанов закон проектын тәкъдим итеп,  энергетикларны куллануның кискен артуы турында әйтте. Бигрәк тә яшьләр арасында. «Соңгы биш ел эчендә энергетик эчемлекләренең Россия базарында күләме 40% тан да күбрәккә  артты, шул ук вакытта кулланучыларның шактый өлешен 12 яшьтән 25 яшькә кадәрге затлар тәшкил итә, – дип билгеләде Артур Габделҗанов. – Әлеге эчемлекләрнең кеше сәламәтлеге өчен куркынычы шунда: энергетик эчемлекләрдә кофеин, шикәр, витаминнар, аминокислоталар һәм үсемлекләрдән ясалган матдәләр концентрациясе медицина фәнендә тәкъдим ителгәннән күп тапкыр югарырак. Бу безнең яшьләребезнең сәламәтлегенә йогынты ясый. Көнгә бу эчемлекләрнең бер банкасын гына кулланырга мөмкин дип уйласак, яшьләр монда чикләүләрне белми».

Закон проекты белән мәгариф, медицина һәм социаль билгеләнештәге объектларда тонус күтәрә торган  эчемлекләр сатуны чикләргә тәкъдим ителә. Бер үк вакытта республика Хөкүмәтенә массалы чаралар уздыру чорында, шулай ук спорт ярышлары уздыру вакытында гражданнар күпләп җыела торган урыннарда әлеге продукцияне сатуны чикләү вәкаләтләрен бирү тәкъдим ителә. «Без тыймыйбыз, ә чиклибез. Җәмәгать урыннарда, шул исәптән спорт чараларында һәм медицина, мәгариф һәм социаль объектларда, ягъни яшьләр тупланган урыннарда, сатуны чиклибез, – дип басым ясады Артур Габделҗанов. – Минем уйлавымча, бу үз җимешләр бирер. Без мониторинг үткәрергә һәм билгеле бер статистика алып барырга планлаштырабыз. Бу эксперимент түгел, бу закон проекты, шуңа күрә мин безгә бу эшкә кушылырга кирәк дип саныйм».
Җаваплылыкны гражданнарга – 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә билгеләргә тәкъдим ителә.

Депутатлар «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольсез тонус күтәрә торган эчемлекләр (шул исәптән энергетик) сатуны тыюлар һәм чикләүләр турында» закон проектын хуплады һәм Дәүләт Советына документны парламентның якындагы утырышында карарга киңәш итте.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре