Геннадий Завалокин исемендәге телевизион фестиваль быел Новосибирск өлкәсендә узды. 5-15 июль көннәрендә узган VIII Халыкара фестивальдә Россиянең 50дән артык төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Казахстан, Германия, Израиль һәм Кытайдан килгән гармунчылар катнашты.
Ринат Мөхетдинов җитәкчелегендәге “Татар гармоникалары” ансамбле әлеге дәрәҗәле фестивальдән Лауреат дипломы белән кайтты. Шулай ук Ринат Мөхетдинов Рафинат Сәләхов белән дуэтта һәм аерым гына да Лауреат исеменә лаек булганнар. Талантлы музыкантларыбызны котлыйбыз!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез