Республика Рәисе узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 4,6 миллион тоннадан артык ашлык суктырылуын, 2,2 миллион тонна шикәр чөгендере үстерелүен, 1,2 миллион тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә җитештерелүен сөйләде. Ул быел да яхшы уңыш көтелүенә басым ясады.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын билгеләп үтәсем килә. Безнең өчен бу – меңләгән гаиләнең язмышы һәм авылларыбызның йөзе», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул узган ел Татарстанда әлеге программа буенча 164 социаль һәм инженерлык инфраструктура объекты төзелгәнен һәм модернизацияләнгәнен хәбәр итте. Алар арасында кан тамырлары үзәге, мәктәп, балалар бакчасы, яшьләр үзәге, 18 километрдан артык коммуналь челтәрләр сузылган һәм башкалар бар. Быел 420 объектка акча бүлеп бирелгән.
Очрашуда берничә килешүгә кул куелды. Беренчесе – Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында мәгариф һәм фәнни-техник партнерлык турында килешү.
«Бүген безгә белем бирүне, алдынгы фәнне һәм цифрлы компетенцияләрне үстерүне көчәйтергә кирәк. Бу – тармакның технологик бәйсезлеген ныгыту өчен беренче номерлы бурыч. Безгә яңа дәрәҗәдәге – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне дә, заманча технологияләрне дә бердәй яхшы аңлаучы белгечләр кирәк», – дип билгеләп үтте РФ Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут.
Икенче килешү Татарстан Республикасы белән «Росагролизинг» акционерлык җәмгыяте арасында Татарстан территориясендә машина-технология компаниясе булдыру кысаларында имзаланды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез