Газетага язылу

Татарстан күгеннән өч пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Бүген төнлә Татарстан күгеннән өч БПЛА бәреп төшерелгән. Бу хакта Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр.

Россия төбәкләрендә төнлә барлыгы 152 Украина пилотсыз очкычы юк ителгән.

Республикада 00:08 сәгатьтән «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә. Өч шәһәрдә – Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәттә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. Халыкка яшеренү урыннарына төшәргә кушылды. Иртәнге алты тирәсендә Әлмәттә кисәтү гамәлдән чыгарылды.

ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итүенчә, бүген иртән Әлмәт районындагы сәнәгать зоналарының берсендә дошман пилотсыз очкычларын юк иткәннән соң янгын чыккан. Хәзер урында янгын сүндерүчеләр эшли. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, хәзерге вакытта халкына куркыныч янамый.

Алабуга һәм Түбән Камада әлегә кадәр БПЛА һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында рейслар җибәрү һәм кабул итү вакытлыча туктатылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре