Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин үз исеменнән һәм республиканың барлык имамнары исеменнән Тәлгать хәзрәт һәм мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Сания абыстайны югалтудан кайгы ачысы кичергән гаиләсенә ныклык һәм сабырлык, ә мәрхүмәнең үзенә Раббыбыздан Рәхмәтләр һәм җәннәтләр сорап дога кылам. Тәлгать хәзрәткә авыр хезмәт юлында гомер буе ышанычлы терәк булганы өчен, Сания абыстай Яралтучыбызның ризалыгына һәм рәхим-шәфкатенә ирешсен, урыныннары оҗмахтан булсын, дип чын күңелдән теләп калам һәм дин кардәшләрне да аның рухына дога кылырга чакырам. Амин», – диелгән кайгынамәдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез