Газетага язылу

Татарстан Рәисе Лаеш районындагы Казан медицина кораллары заводында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында урнашкан Казан медицина кораллары заводының (КМИЗ) җитештерү мәйданчыгында булды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан медицина кораллары заводы – Россиядә медицина әйберләре җитештерүче алдынгы предприятиеләрнең берсе. Быел завод үзенең 95 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бүген КМИЗ компанияләр төркемендә 525 кеше эшли.

Төп җитештерү куәтләре Казанда урнашкан. Биредә стоматология алмаз башлыклары, каты эретмәле фрезалар, эндоканаль кораллар, очлыклар һәм микрохирургия кораллары җитештерелә, полимер медицина әйберләре коела. Завод продукциясе стоматология, хирургия, косметология, гинекология һәм башка юнәлешләрдә кулланыла.

Лаеш районының Хәерби авылындагы җитештерү мәйданчыгы проекты 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Сәнәгать корпусларының гомуми мәйданы 7,5 мең квадрат метрдан артык. Рөстәм Миңнеханов төп җитештерү линияләрен карап чыкты. Хәзерге вакытта мәйданчыкта бер тапкыр кулланыла торган стериль медицина әйберләре чыгару җайга салынган, медицина продукциясен төрү һәм стерильләштерү эшләре башкарыла. Биредә Россиядәге иң эре һәм Идел буендагы бердәнбер медицина әйберләрен коммерцияле газ белән стерильләштерү үзәге эшли.

Шулай ук Татарстан Рәисе предприятие коллективы белән аралашты. Хезмәткәрләр республика җитәкчелегенә заводка күрсәткән ярдәмнәре һәм медицина сәнәгатен үстерү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында аларның намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәтен җиткерде.

Бүген КМИЗ үз продукциясен – 3 меңнән артык исемлектәге югары сыйфатлы медицина әйберләрен – Россия базарына гына түгел, якын һәм ерак чит илләрнең 40тан артыгына да озата.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре