Ул 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татар-информ премия бирү комитетына сылтама белән.
Кандидатларны тәкъдим итү хокукына Татарстан территориясендә теркәлгән коммерциячел булмаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар һәм муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары ия.
Премия түбәндәге кешеләргә бирелә:
- РФ гражданнарына һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган һәм коммерциягә карамаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән эшчәнлекләре һәм проектлары, шулай ук гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган фәнни тикшеренүләре өчен;
- Россия Федерациясе гражданнарына Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә күпьеллык шәхси өлеш кертүләре өчен.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Батурин ур., 7нче йорт, каб. 134. Элемтә өчен телефон: 8 (843) 567-80-94. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча ТР Иҗтимагый палатасының рәсми сайтында урнаштырылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез