Газетага язылу

Татарстан Рәисе: «Республика тарихы геология фәне үсеше белән тыгыз бәйләнгән»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасында катнашучыларны сәламләде. Олимпиада Әлмәт районындагы «Кояшлы» балаларны савыктыру лагеренда оештырылган.

«Бүген биредә геология белән кызыксыну берләштергән балалар җыелды. Булачак тикшеренүчеләр, инженерлар һәм нефть-газ тармагы белгечләренең юлы нәкъ менә монда башлана», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Татарстан тарихы геология фәне үсеше белән тыгыз бәйләнгән: «Геологларның күп буыннары хезмәте безнең җир асты байлыкларын ачарга, заманча нефть сәнәгатен булдырырга һәм республика икътисады үсешенә ныклы нигез салырга мөмкинлек бирде». Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, бүген 24 муниципаль берәмлектә 40 геологик мәйданчык уңышлы эшли, анда 1,5 меңнән артык укучы шөгыльләнә.

«Берничә елдан нәкъ менә сезгә яңа чыганаклар ачарга, җир асты байлыкларын разведкалауның алдынгы технологияләрен булдырырга, үзебезнең ягулык-энергетика комплексының тотрыклы үсешен тәэмин итәргә кирәк булачак. Олимпиадада катнашу сезнең һәрберегез өчен һөнәри үсешнең мөһим этабы булсын, яңа белемнәр, якты тәэсирләр һәм үз көчегезгә ышаныч китерсен», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан соң ул республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Яшь геологларның республика ачык кыр олимпиадасы беренче тапкыр 2014 елда уздырылган. Быел анда 38 команда – 380 катнашучы катнаша, алар арасында Киров өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы вәкилләре дә бар. Җәйге кыр олимпиадасы кысаларында теоретик биремнәрдән тыш практик биремнәр дә бар. Бу минералогия, палеонтология, гидрология, магнитометрия буенча ярышлар – барлыгы 11 компетенция.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре