Газетага язылу

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зур Мисыр музеенда булды

Бүген Татарстан Рәисе Зур Мисыр музеенда булды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Мисыр башкаласы Каһирәгә эш сәфәренә килде, дип яза ТР Рәисе матбугат үзәге.

Музейны узган ел ахырында төрле илләрнең 18 Президенты, 12 король һәм югары хаким, 8 Премьер-министр һәм тагын 40 министр һәм парламент спикерлары катнашында тантаналы рәвештә ачканнар.

Зур Мисыр музееның мәйданы 50 мең квадрат метрга якын. Коллекциядә 100 меңнән артык артефакт бар. Алар барысы да Мисыр тарихының 7 мең еллыгын үз эченә ала - Нил үзәнендә беренче тораклардан алып грек-рим чорына кадәр.

Музейда булганда Рөстәм Миңнеханов төп артефакт – Тутанхамон битлеге белән танышты. Бу экспонат асылташлар белән бизәлгән 10 килограммнан артык авырлыктагы җирләү өчен билгеләнгән алтын битлектән гыйбарәт.

Битлек Мисырның милли байлыгы булып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре