Бүген Түбән Камада СИБУР флагман мәктәбе төзелешен башлап җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев, идарә әгъзасы – СИБУР башкарма директоры, «Түбән Кама Нефтехим» Директорлар советы рәисе Игорь Климов, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре һәм Түбән Кама халкы катнашты.
Белем бирү комплексы Россиядә түләүсез белем бирүче иң эре шәхси мәктәпләрнең берсенә әвереләчәк һәм табигый-фәнни белем бирүгә, технологияләргә һәм инженерлык дисциплиналарына юнәлдереләчәк. Мәктәп 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр 960 укучыга исәпләнгән һәм беренче сыйныфка кабул иткәндә Түбән Каманың барлык балалары өчен квотасыз һәм ачык булачак.
"Әлеге проектны гамәлгә ашыру идеясе берничә ел дәвам итте. СИБУРдагы хезмәттәшләребез белән без дөнья дәрәҗәсендәге алдынгы мәктәпләрдә булдык, әмма мондый дәрәҗәдәге мәгариф комплексын төзү турындагы карар безнең көткәннәрдән артыграк та булып чыкты. Дөньяда андый мәктәпләр бик аз. Сыйфатлы белем һәм балаларның гармонияле үсеше өчен шартлар - яшәү өчен уңайлы мохитнең төп элементларыннан берсе. Бүген СИБУР белән берлектә без югары мәктәп һәм урта техник белем бирү учреждениеләрен үстерүгә җитди өлеш кертәбез. Әлеге белем бирү комплексын төзү Түбән Каманың киләчәк үсешенә һәм шәһәрнең җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итәр дип ышанам. Республика, үз чиратында, проектка тиешле ярдәм күрсәтәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Проектка инвестицияләр күләме 8 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Мәгариф учреждениесендә заманча сыйныфлар, лабораторияләр һәм остаханәләр, спорт-ял итү инфраструктурасы, китапханә, команда белән эшләү өчен бүлмәләр, VR-киңлекләр һәм күп функцияле зал булдырылачак. Бинаның гомуми мәйданы 19 мең кв. метрдан артып китәчәк. Төзелешне 2028 елда тәмамлау планлаштырыла.
"Без, мәктәп яшьләр өчен траекторияне үзгәртергә ярдәм итәр, дип өметләнәбез: мөмкинлекләр табу өчен Түбән Камадан китмәскә, ә мөмкинлекләр алырга һәм шәһәр белән үзенең һөнәри киләчәген – инженерлык, технологияләр, фән, эшкуарлыкны бәйләргә. Без 15, 20 яки 30 елдан соң технологияләр һәм һөнәрләр нинди булачагын белмибез, әмма илгә яңаны төзи, фән белән шөгыльләнә һәм җитештерүне үстерә алырлык кешеләр кирәк булачагын төгәл беләбез. Без Татарстанда фән, мәгариф һәм сәнәгать берләшкән мохитне эзлекле рәвештә үстерәбез. Казандагы фәнни тикшеренүләр һәм технологияләрне масштаблаштыру үзәге һәм Түбән Камадагы яңа мәктәп - төрле полюслар түгел, ә бер экосистема элементлары», - диде Игорь Климов.
Заманча гамәли юнәлешле комплекс төзелеше Түбән Каманың СИБУР предприятиесен үстерүнең озак сроклы планнарына турыдан-туры бәйле, дип билгеләп үтелде. Узган дүрт ел ярым эчендә СИБУР Түбән Каманың җитештерү, ремонт, мәгариф һәм социаль инфраструктурасына 350 млрд сумнан артык инвестиция керткән.
Чара азагында Рөстәм Миңнеханов, Радмир Беляев һәм Игорь Климов киләчәк буыннарга юллама белән вакыт капсуласын салдылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез