Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов катнашты. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«КАМАЗ» «ГАҖ", «Урал» АЗ" АҖ арасында беренче декларация төзелде.
Документка «КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм "УРАЛ" автомобиль заводы" АҖ генераль директоры Павел Яковлев имза салды.
«КАМАЗ» ГАҖ, "МАЗ" ААҖ -"БЕЛАВТОМАЗ" холдингының идарәче компаниясе арасында да шундый ук документ имзаланды.
Аңа «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Юрий Герасимов һәм "МАЗ" ААҖ генераль директоры урынбасары – техник директоры Александр Кравченко кул куйды.
Белешмә өчен:
2026 елның августында «КАМАЗ» ГАҖ Саратовта йөк автомобильләренең югары нәтиҗәле тарату тартмаларын җитештерү заводы төзелешен башлап җибәрде. Яңа объектта ел саен яңа буынның 30 мең тартмасын чыгарырга планлаштыралар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез