Газетага язылу

«Татарстан Республикасының мактаулы доноры» күкрәк билгесен тапшыру шартлары расланды

ТР Хөкүмәте «Татарстан Республикасының мактаулы доноры» күкрәк билгесен раслады. Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Документта күкрәк билгесе белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмаларында кимендә 20 тапкыр түләүсез кан тапшырган донорлар бүләкләне хакында хәбәр ителә.

Шундый ук ук билге кан плазмасын кимендә 30 тапкыр тапшырган донорларга да бирелергә мөмкин. Моннан тыш, канны 13 һәм аннан да күбрәк тапкыр, ә кан плазмасын 20 мәртәбә тапшыручылар да күкрәк билгесенә лаек була ала. Әлеге билгене алу өчен канны 13 тапкырдан азрак тапшырырга да мөмкин, әмма плазмасны 30 тапкыр тапшырырга кирәк булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре