Аларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, әлеге шәһәрләрне торгызуга җитәкчелек итүче Ринат Садыйков озатып йөргән. Делегация Рубежное шәһәрендә район үзәк хастаханәсендә булган.
Моңа кадәр Татарстан шефлык ярдәме кысасында, учреждение җитәкчелегенең соравы буенча, бирегә медицина җиһазлары һәм кирәк-ярак китергән. Җиһазларның бер өлеше операцияләр, ультратавыш диагностикасы бүлмәләрендә һәм терапия бүлекләрендә кулланыла да икән инде. Калган техниканы да белгечләргә тапшырырга әзерләнәләр. Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренең медицина учреждениеләрендә Татарстаннан килгән белгечләр дэ эшли. Хастаханә шәһәрчеге территориясендә ашыгыч медицина ярдәме станциясен торгызу дәвам итә. Түбәсен алыштырганнар, гаражларда сүтү эшләрен төгәлләгәннәр. Хәзер белгечләр электр кабельләрен, су һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен суза, җылылык камерасын урнаштыра. Инженерлык эшләре төгәлләнгәннән соң бүлмәләрдә эчке бизәү эшләре башланачак.
Лисичанск шәһәрендә исә делегация төзекләндерелеп килүче №1 су-насос станциясендә булган. Эшләр төгәлләнгәннән соң бу объект шәһәрне су белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Татарстан вәкилләре шулай ук шәһәрнең бер районында блоклы-модульле котельняны реконструкцияләүдә катнашучы республикадан килгән инженерлар белән очрашкан. Делегация тагын бер объектка – булачак Гаилә үзәгенә тукталган. Биредә сүтү һәм түбә эшләре тәмамланган. Белгечләр инженерлык челтәрләрен суза, бүлмәләрне бизи. Фасад эшләре дә башланып килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез