Газетага язылу

Татарстан сәламәтлек саклау министры диспансеризация үтте

Бүген КФУның университет клиникасында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев диспансеризация узды.

Министр бүген иртә таңнан барлык анализларны тапшырып, барлык белгечләрне узуы турында әйткән.

«Диспансеризация – ул беренче чиратта үз сәламәтлегең турында кайгырту. Дәүләт тарафыннан гарантияләнгән түләүсез еллык тикшерү авыруларны ачыклауда зур мөмкинлеккә ия», - ди минристр.

Диспансеризацияне 18-39 яшькә кадәр өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән соң ел саен узарга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре