Газетага язылу

Татарстан студентлары 11 мең сумга кадәр транспорт гранты алырга мөмкин

Актив студент тормышы алып барган Татарстан студентлары 11 мең сумга кадәр транспорт гранты алырга мөмкин.

Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.

"Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, студентлар транспорт грантына бюджеттагылар гына түгел, коммерция формасы буенча белем алучылар да гариза бирә ала", – диде ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, гаризалар кампаниясе ноябрьдә башланачак һәм грантка бөтен Татарстаннан барлыгы 5,7 мең студент дәгъва кыла ала. Гаризаны югары һәм урта махсус уку йортларында укучылар студентлар лигасы сайтында бирә ала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре