Шул исәптән, Татарстан бюджетына – 318,9 миллиард сум, җирле бюджетларга – 62,9 миллиард сум. Бу хакта республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова әйтте.
“2026 елның 1 августына Татарстан тупланма бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 381,8 миллиард сум тәшкил итте. Шул исәптән, Татарстан бюджетына – 318,9 миллиард сум, җирле бюджетларга – 62,9 миллиард сум. Тупланма бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәр күләме буенча республика ил төбәкләре арасында Мәскәүдән, Мәскәү өлкәсеннән һәм Санкт-Петербургтан кала дүртенче урында тора. Идел буе федераль округында – беренче урында”, – диде ул.
Министр урынбасары әйтүенчә, Татарстан тупланма бюджетының керем өлешенең иң зур чыганагы булып физик затлар кеременә салым тора. “Хисап чорында әлеге төр салым республиканың тупланма бюджетына 127,2 миллиард сум күләмендә керде”, – диде Алла Анфимова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез