Газетага язылу

Татарстан халкы 79 миллион электрон медицина документы алган

Быел Татарстанда яшәүчеләр медицина оешмаларында булу нәтиҗәләре буенча 79 миллион электрон медицина документы алган.

Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмати һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Марат Нурмиев сөйләгән.

"Хастаханәдә булганнан соң, әйтик, диспансеризация үткәрү өчен һәрвакыт электрон медицина документлары төзелә. Бу" кирпечләр", алардан электрон медицина картасы тора. Структуралаштырылган электрон медицина документы (СЭМД) – ул госпитализациягә, дәвалануга, тикшерүгә, консультациягә юллама – мондый 19 миллион документ формалаштырылган», – дигән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре