Газетага язылу

Татарстан халкына пилотсыз очкычлар турында мәгълүмат таратуның тыелуын искә төшерделәр

Татарстанда яшәүчеләргә пилотсыз очкычларның очып үтүе чагылдырылган фото яки видеолар урнаштыруның тыелуы турында искә төшерделәр. Хөкүмәтнең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемендә бу җәһәттән мәгълүмат пәйда булды.

Республика территориясендә БПЛА куллану турында мәгълүматларны, шул исәптән аның төрен, төшү урынын һәм очыш траекториясен билгеләү мөмкинлеге бирердәй мәгълүматларны урнаштыру тыелган. Шулай ук һава һөҗүменә каршы көчләрдән һәм радиоэлектрон көрәш чараларыннан файдалану турында, аларның урнашу урыннары турында материалларны, бу урыннарны билгеләү мөмкинлеге бирердәй мәгълүматларны бастырырга ярамый.

Чикләүләр Татарстан Республикасы Рәисенең 29 август, 2025 ел, № 695 Указы нигезендә кертелгән. Алар хакимият органнарының рәсми материалларына һәм аларга сылтама белән бирелгән мәгълүматларга кагылмый.

Шуны истә тотыгыз: мондый материаллар урнаштыру дошманга саклану системаларының эше турында мәгълүматлар алуга ярдәм итәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре