Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте, дип язап Татар-информ.
«Иң күп вакансияләр төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә – 42,4 процент, сәнәгатьтә – 25,7 процент, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният һәм дәүләт хезмәте өлкәләрендә – 5,2 процент», – дип сөйләде ул.
Шул ук вакытта, Олег Пелевин сүзләренчә, республикада эшсезлек дәрәҗәсе түбән булып кала. Барлыгы 3,8 мең эшсез кеше теркәлгән.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасы кысаларында бирелгән йөкләмәсен үтәп, кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итү өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча системалы эшне дәвам итәргә кирәк», – дип искәртте ТР икътисад министрының беренче урынбасары.
Олег Пелевин шулай ук 2027 елда Татарстанда реаль хезмәт хакы 2,4 процентка артачагын да әйтте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез