Газетага язылу

Татарстанда 11 508 гаилә ана капиталы белән торак шартларын яхшырткан

Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге ел башыннан бирле барлыгы 11 508 гаиләгә торак шартларын яхшыртуга ана капиталын күчергән.

Күпчелеге (9831 гаилә) аны  торак кредитын түләүгә яки беренчел кертемгә тоткан. Тагын 1677 се, кредит алмыйча, шәхси торак сатып алу яки төзүгә сарыф иткән.

Билгеле булганча, ана капиталын фатир яки йорт сатып алуга, шәхси йорт салуга яки торак кооперативында катнашуга тотарга мөмкин. Шулай ук сертификатны элек алган ипотека бурычын каплау өчен дә кулланып була. Ана капиталыннан файдалану вакытына килгәндә, ул торак шартларын яхшыру ысулына бәйле. Фатир сатып алганда яки кредит алмыйча шәхси йорт салганда, баланың 3 яшькә җитүе кирәк. Ә инде элек алган ипотеканы каплау өчен көтү таләп ителми: бала тууга ук, сертификатны бурыч түләүгә тотарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре